news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кар яву сәбәпле, Казаннан Мәскәүнең Шереметьево аэропортына рейслар тоткарлана

Мәскәүдә көчле кар яву сәбәпле, Татарстаннан Шереметьево аэропортына очучы рейслар тоткарлана.

Казан аэропорты сайтыннан алынган мәгълүмат буенча, ким дигәндә Шереметьевога очучы ике рейс тоткарлана. Түбән Камадан 16:45 сәгатьтә очарга тиешле рейс та кичектерелгән. Алга таба да тоткарлыклар булуы ихтимал.

Элегрәк Мәскәү аэропорты, һава торышы начар булу сәбәпле, 12:00 сәгатькә кадәр рейсларны кабул итмәячәге турында игълан иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot