Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Булат хәзрәт Мөбәрәков: Корбан чалганда хезмәт хакына карау – ялгышу
Мөселманнарның көтеп алынган иң зур бәйрәме – Корбан гаете якынлаша, быел бәйрәм 27 майга туры килә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы, Казан казые Булат Мөбәрәков журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
«Хайванның яшенә игътибарлы булырга кирәк»
Нинди хайваннарны корбан итеп чалырга ярый?
Корбанга дөя, сыер, үгез һәм сарыклар чалынырга мөмкин. Тавыкларны чалмыйбыз.
Корбанга чалынасы хайваннарның яше нинди булырга тиеш?
Хайванның яшенә игътибарлы булырга кирәк. Сыерларга карата ялгышлар булмаса да, еш кына сарыкларның яшен билгеләгәндә хаталар китә. Күпләр ярты еллык сарыкны чалырга ярый дип ялгыша. Әгәр ярты еллык сарык бер еллык сарык зурлыгына ирешкән икән, аны чалырга ярый. Ләкин ул зурлыкны махсус тәҗрибәле, бу өлкәдә эшләүче кешеләр генә билгели ала. Гомуми кагыйдә буенча, 1 еллык сарык, 2 еллык сыер һәм 5 еллык дөяне чалырга ярый.
Корбан китерү алдыннан сарыкның йонын алырга ярыймы?
Сарыкның йоны алынса-алынмаса да, бу корбанның дөреслегенә тәэсир итми. Сарыкның йоны алынса да, алынмаса да корбан дөрес була.
Хатын-кыз ялгыз булса да корбан чалу фарыз дип санала. Әгәр аның алтыны булып та, хезмәт хакы 35-40 мең булса, корбан чалу мәҗбүриме?
Без монда хезмәт хакына карамыйбыз, бу ялгышу. Монда хатын-кыз яки ир кешенең Корбан гаете көннәрендә кулында булган милеккә карыйбыз, әгәр дә әлеге милек нисабка җитә икән, хезмәт хакына игътибар итмичә ул корбан чалырга тиеш була.
«Үзең өчен чалмыйча, башка кеше өчен генә корбан чалсаң, бу дөрес булмый»
Ирләре, уллары хәрби операциядә булучылар өчен якыннары корбан чала аламы?
Әгәр читтә яисә хәрби хезмәттә булган ир кеше әти-әнисеннән корбан чалуны сорый икән, ул вакытта, алар моны эшли ала. Ләкин беренче чиратта, шуны белергә тиешбез – корбан ул шәригатебездә индивидуаль мәҗбүри гамәл дип санала. Нисаб күләме була торып, үзең өчен чалмыйча, башка кеше өчен генә корбан чалсаң, бу дөрес булмый. Беренче чиратта кеше үз милкен санап, үз исеменнән корбан чалырга тиеш. Икенче урында инде, башка кешеләр өчен чалса да була, тик читтәге кеше моның хакта белергә тиеш.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Корбан ул индивидуаль гыйбадәт»
Мәрхүм кеше исеменнән корбан чалырга ярыймы?
Иң беренче чиратта кеше үзе өчен корбан чалырга тиеш. Үлгән кеше өчен бу гамәл мәҗбүри түгел, аның өчен нәфел корбаны гына чалына. Әгәр мәрхүмнең чалынмаган корбаннары булса, аның варислары яки туганнары корбан бәясендә булган садака өләшә алалар, ләкин ул корбан каза буларак чалынмый. Әгәр нәфел корбанын чалырга телиләр икән, ул корбан көнендә дә, бу көннәрдән тыш башка вакытта да чалына ала.
Кеше гомере буена ничә тапкыр корбан чалырга тиеш? 100 мең сум акчасы булган саенмы, яки бер тапкыр гына да ярыймы?
595 грамм көмеше булса, кеше һәр елны корбан чалырга тиеш. Монда 100 мең сум турында сүз бармый, 100 мең сум ул шартлы сан гына, икенче елны ул үзгәрергә мөмкин, монда көмеш бәясе күз алдында тотыла. Әгәр кешенең корбан көннәрендә нисаб күләмендәге акчасы булса, ул корбан чалырга тиеш. Гомердә ничә тапкыр корбан чалырга дигән сорау дөрес түгел. Без корбан көннәрендә милегебезне саныйбыз, әгәр корбан көннәрендә милек нисаб бәясенә туры килсә, корбан чалу мәҗбүри.
Элек корбан барлык гаилә исеменнән чалынган. Хәзер гаилә бюджеты башкача исәпләнә, әгәр гаиләдә 200 мең акча булса, корбанны ир кеше дә, хатын-кыз да чалырга тиешме?
Әйтүемчә, корбан ул индивидуаль гыйбадәт. Без намазны үзебез өчен кылабыз, корбан да шундый ук гамәл. Элекке заманда барлык милек ир кулында булган, акча да аерым кулланылмаган. Ләкин хәзерге вакытта хатын-кыз финанс яктан мөстәкыйль, ул мөстәкыйльлек хокуклар гына түгел, җаваплылык та тудыра. Ир кешеләр өчен ваҗеб булган гамәлләр, хатын-кызлар өчен дә ваҗеб була, чөнки монда хатын-кызның ир-аттан бернинди аермасы да юк, монда алар бер тигез.
«Кешенең корбан чалган җирдә булуы шарт түгел»
Кайбер якларда корбан чалынганда, әлеге корбанны чалдырган кеше, аның йонын тотып торырга тиеш дигән ышану бар, бу дөресме?
Бу гамәлнең мәҗбүрияте юк, ләкин шулай дип әйткәннәр икән, моның хикмәте бар. Бәлки, элекке вакытта кеше әлеге малны үзенеке дип белсен өчен шулай билгеләгәннәрдер.
Акчаны җибәреп кенә, үзең малны күрмичә, корбан чалдырырга ярыймы?
Кешенең корбан чалган җирдә булуы шарт түгел. Әгәр синең исемеңнән корбан чалалар икән, ул чалучы мөселман кешесе булырга, һәм хайванны барлык кагыйдәләрне үтәп чалырга тиеш. Барлык шартлар үтәлсә, ул корбан дөрес була.
Бурычка сарык алып, корбан чалдырырга ярыймы? Яисә сарыкның хуҗасына акча биргәч кенә, корбан шул сатып алучы исеменнән чалынамы?
Сату-алу дөрес шартларга туры килергә тиеш. Әгәр кешенең акчасы юк икән, ул корбан чалырга тиешлеме, яисә тиеш түгелме – моңа игътибар итәргә кирәк. Әҗәтләре булган килеш, нисаб күләменә туры килерлек милке булмыйча, кеше «тиешмен» дип корбан чалырга мөмкин. Бу очракта бу аның өчен мәҗбүри түгел.
Әгәр өстәмә милке, алтын-көмешләре бар, һәм аның күләме нисаб бәясенә җитә һәм берничә көннән хезмәт хакы алып, әҗәткә алынган сарык өчен акча түли ала икән, корбан чалу дөрес була. Акчасы сатучы белән килешеп, билгеле вакыт аралыгында тапшырылырга тиеш.
«Хайваннарның барысының да рәсми кәгазьләре бар»
Соңгы вакытта ветеринария хезмәтләре читтән мал кертмәскә, дип чаң суга. Берничә ел элек, кайсыдыр мәчеткә читтән белешмәсез сарыклар алып керелгән иде. Быел бу әлеге эш контрольдә тотылачакмы?
Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров:
Казанда 17 урында корбан чалыначак. Бу хайваннарның барысының да рәсми кәгазьләре бар. Бу мәсьәләгә бик җитди карала, тикшерү эшләре алып барыла. Мәчетләр, мәхәлләләр Татарстан җирлегеннән булган, рәсми рөхсәтле кешеләр белән генә эшли. Эш шулар аша гына алып барыла, башкача юл юк.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
- Быел Корбан гаете 27 майда билгеләп үтәчәк. Бу көнне Татарстан мәчетләрендә күмәк бәйрәм намазлары укылачак. Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шураларының бердәм карары нигезендә, Татарстан мәчетләрендә Гает намазын, кояш чыгып, 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә.
- Казан шәһәре мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк: 02:15-03:15 – иртәнге намаз, Коръән уку; 03:15-03:45 – Гает вәгазе уку; 03:45 – Гает намазын уку; 03:55 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.
- Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус оештырылган урыннарда өч көн дәвам итәчәк. Корбан чалу өч көннең берсендә башкарыла: беренче көнне – Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә, ягъни 27 майда һәм алдагы ике көндә – Зөлхиҗҗә аеның 11 һәм 12нче көннәрендә, ягъни 28 һәм 29 майда. Корбан чалу Казан шәһәрендә 29 майда, кояш баеганчы, 20:13 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Корбан чалу өчен нисаб күләме 100 мең сум тәшкил итә. 2026 елда Казанда корбан чалу 17 махсус мәйданчыкта оештырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз