news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Булат Мәрданов: Газа секторыннан булган Казанда укучы студентларга ярдәм иттек

Булат Мәрданов: Газа секторыннан булган Казанда укучы студентларга ярдәм иттек
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Диния Нәзарәтендә Рамазан аен үткәрү тәртипләренә багышланган матбугат очрашуында Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов Казанда укучы Газа секторыннан булган студентларга ярдәм итүләре турында сөйләде.

«Газа секторыннан булган Казанда укучы студентларга килгәндә, без соңгы өч айда аларга да ярдәм иттек. Бер миллионнан артык акчаны аларның яшәренә, укуына, дәвалануга түләр өчен тотылды. Алар арасында сәламәтлеге чикле булган балаларны тәрбияләүчеләр дә бар. Газа Секторында зыян күргән халык өчен ярдәм җыю эшен дәвам итәбез, төрле юллар эзлибез. Чөнки гуманитар ярдәмне башка илгә һәм төгәлрәк әйтсәк, Газа секторына җибәрү мәсьәләсе буенча төрле авырлыклар бар», - диде ул.

Аның әйтүенчә, узган елның ноябреннән башлап тыныч халык өчен 5 млн 200 мең сумлык ярдәм күрсәткәннәр, шулай ук гуманитар ярдәмне самолет белән җибәргәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100