news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил хәзрәт Зөфәров мәчет ифтарларына эләгә алмаучыларга үпкәләмәскә киңәш итте

Равил хәзрәт Зөфәров мәчет ифтарларына эләгә алмаучыларга үпкәләмәскә киңәш итте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров Татарстан Диния Нәзарәтендә Рамазан аен үткәрү тәртипләренә багышланган матбугат очрашуында Рамазан аенда оештырылачак төрле мәчетләрдәге ифтарларга эләгә алмаучы кешеләргә үпкәләмәскә киңәш итте.

«Ел саен без ифтарлар уздырыла торган мәчетләр исемлеген тәкъдим итәбез. Ләкин безгә кайчак үпкәләп, шикаятьләр белән шалтыраталар: «Без бардык, анда кертмиләр», - диләр. Бу хәл булмасын өчен, алдан язылып барырга киңәш ителә», - диде Татарстан Мөфтие ярдәмчесе, матбугат җитәкчесе Резеда Закирова.

Равил хәзрәт Зөфәров әйтүенчә, Рамазан аенда кемне дә булса үпкәләтергә, кемгә дә булса үпкәләргә ярамый. «Аллаһы Тәгалә кешене сыный. Сабыр булырга кирәк. Көнең ураза тотып узды, кояш батты. Ураза тотканда үзеңне тәртипле тотып, авыз ачканнан соң сабырсызланып, үзеңне тискәре рәвештә күрсәтәсең икән, сорап тормыйча, ифтар үткәрелә торган урынга барып, урын җитмичә, башка урыннарга барып, урын таба алмыйча, сөйләнеп йөрү бер дә матур булмас. Туй гаепсез булмый, ди татар халкы», - диде ул.

«Хәзрәтләргә Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен, чөнки мәчетләрдәге ифтарларга меңәрләгән кеше килә. Һәрберсен матур итеп каршы алырга, ашатырга, намаз укытырга, вәгазьләргә, нәсихәтләргә кирәк. Шуңа күрә үзеңне сабырлык, күркәмлек ягыннан күрсәтү мөһим. Ифтарда катнашкан кешегә дә үзен матур, итәгатьле тоту зарур», - дип искәртте Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча урынбасары.

Ул матур булмаган күренешләрне дә күрергә туры килүен әйтте. «Бу кеше сумкасын кыстырып, ризыкны төяп китү өчен махсус йөриме әллә? – дигән сорау да туа. Кайбер кеше ифтарын каба алмый авызын ачып кала, каршындагы ризыкны сумкасына салучыларны да күргән бар. Рамазанның тәфсире – йөрәкләребезгә булган тәрбия. Аллаһы Тәгалә насыйп итсен. Аллаһы Тәгалә ризыкларыбызны хәерле кылсын, әҗерләре булсын», - диде Равил хәзрәт Зөфәров.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы, Казан казые (шәригать хөкемдары) Булат Мөбәрәков һәр мәчетнең ифтарны үткәрү тәртибе барлыгын, чөнки һәр мәчеткә йөри торган җәмәгать булуын әйтте.

«Кайчак әлеге җәмәгать тә ифтар үткәрелә торган залларга сыеп бетми. Кайбер мәчетләрдә ифтар үткәрә торган берничә зал бар. Мәсәлән, «Ярдәм» мәчетендә өстәмә чатырлар урнашкан. Кайбер мәчетләрдә андый мөмкинлекләр юк. Без үзебез күбрәк игелек кылырга тырышырга тиеш. Мәсәлән, үзебез ифтар үткәреп, кешеләрне җыйсак, яхшырак була. Изге ниятле кешеләр булыйк», - диде Казан казые.

«Ифтарны оештыручыларның да мөмкинлекләре чикле, бөтен дөньяны колачлап булмый», - дип өстәде Резеда Закирова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100