news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Булат Гатауллин «Муса.Моабит» спектакле турында: Муса Җәлил гади кеше буларак кызыклы иде

Булат Гатауллин «Муса.Моабит» спектакле турында: Муса Җәлил гади кеше буларак кызыклы иде
Абдул Фархан

Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрында журналистлар өчен «Муса.Моабит» шигъри-музыкаль спектакле премьерасы тәкъдим ителде. Спектакльнең режиссеры Булат Гатауллин Муса Җәлилнең образын гади кеше буларак күзаллаулары турында сөйләде.

«Бу бик тә җаваплы эш. Безгә спектакльдә Муса Җәлил образы гади кеше буларак кызыклы иде. Бу спектакльне «Муса. Моабит. Хәтер» дип тә атар идем, чөнки ул истәлекләрдән тора. Спектакльне, асылда, Муса Җәлилнең хатыны Әминә һәм кызы Чулпан истәлекләренә нигезләнеп әзерләдек. Аның башка балаларының хатирәләренә мөрәҗәгать итмәдек. Бу юлы кирәк дип санамадык. Алга таба циклны дәвам итсәк, ул темаларга да кагылырбыз, бәлки. Бу юлы рәсми мәгълүматка таянып эшләдек», - диде Булат Гатауллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Кариев театры «театраль дәресләр» циклын башлап җибәрә: спектакльләр белән артистлар төрле мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында чыгыш ясаячаклар. «Минемчә, бу хәзер бик тә кирәкле формат», - дип бәяләде режиссер.

«Муса абыйның хатыны Әминә, кызы Чулпан сөйләгән истәлекләрдән аңлашылганча, Муса Җәлил безнең кебек үк гади кеше булган. Бу, әлбәттә, күңелгә ята һәм ул безгә башка яктан ачылган кебек. Безгә Муса Җәлилнең каһарман булуы турында сөйлиләр. Бу безнең өчен бик тә кадерле. Шул ук вакытта аның гади кеше булып калуы да күңелдә бер җылы хис уята. Мәсәлән, Чулпан апаның истәлеге бик кадерле. Ул: «Әти бик көчле кеше иде, тормыш йөген алып бара иде. Ләкин кайвакыт авырырга да ярата иде. Авырган вакытта аңа игътибар арта иде», - дип яза», - диде ул.

Булат Гатауллин спектакльнең театрда алга таба да куелачагына өметләнә. «Мәктәпләргә чыгып, спектакльдән соң балалар, яшүсмерләр белән фикер алышу булачак. Балалар Муса Җәлилнең иҗаты, шәхесе белән кызыксынып, өйләренә кайтып, яңа мәгълүмат эзләсәләр, миңа калса, безнең бурычыбыз үтәләчәк», - диде Булат Гатауллин.

  • «Муса.Моабит»ның жанры – «Кеше турында кыйсса». Спектакльнең иҗат төркеме: куючы режиссеры – Булат Гатауллин, композитор – Миләүшә Хәйруллина, хормейстер – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Зәйнуллина, хореограф – Елена Музеева, ут буенча рәссам – Дмитрий Солопов.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100