news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры дәрес форматында «Муса.Моабит» шигъри-музыкаль спектаклен чыгарды

Кариев театры дәрес форматында «Муса.Моабит» шигъри-музыкаль спектаклен чыгарды
Абдул Фархан

Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрында журналистлар өчен «Муса.Моабит» шигъри-музыкаль спектакле премьерасы тәкъдим ителде. Театрның матбугат хезмәте әйтүенчә, премьера җәмәгатьчелеккә таныш һәм таныш булмаган герой-шагыйрь Муса Җәлил турында. «Муса.Моабит»ның жанры - «Кеше турында кыйсса».

«Мәктәп программасында өйрәнелә, ләкин вакыт чикле булу сәбәпле, шәхесләре тулысынча ачылып бетми торган танылган кешеләргә багышлап, Кариев театры театраль дәрес форматында спектакльләр чыгара башлый. Бу гадәти спектакльләр генә түгел, алар барышында яки спектакльне караганнан соң педагог-оештыручы катнашында фикер алышу, шәхесләрне яңа яктан ачу күздә тотыла. Спектакльләр мәктәпләр, укытучылар өчен әдәбият дәресләрен өйрәнгәндә, патриотик тәрбия чараларын уздырганда ярдәмлек булыр дип ышанабыз. Безне үзегезгә чакырырга була – «театраль дәресләр» белән без мәктәпләрдә дә, шәһәр паркларында да чыгыш ясарга әзер», - диелә матбугат хәбәрендә.

Кариев театры директоры Луиза Шарова әйтүенчә, соңгы ике ел эчендә театр хезмәткәрләренең дөнья күләмендә танылган шәхесләрнең исемен кире кайтарырга ниятләре булган. «Алар турында мәктәп укучыларына дәреслекләрдә күрсәтелгән форматта гына түгел, кеше буларак ачып, балачаклары турында искә алып, хыялларын тормышка ашыруларын, тормышта үз юлларын табулары турында сөйлисе килде. Башка бер шәхеснең ничек формалашканын белү яшүсмерләр өчен бик мөһим», - диде ул.

«Без театраль дәресләр дигән исем куштык. Мондый төр спектакльләр белән мәктәпләргә, урта һәм югары уку йортларына чыгарга исәп бар. 45 минут эчендә артистлар тәкъдим иткән Муса Җәлилнең образын күреп, аның тормышына кагылышлы вакыйгаларны яңадан кичерү шагыйрьнең образын ныграк аңларга ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Хореографик, музыкаль чишелеш булган спектакльләр хәтердә уелыбрак кала», - диде театр директоры.

Әлеге спектакль 2021 елда «Калеб» иҗади берләшмәсендә күрсәтелгән булган. «Ул вакытта режиссер Алексей Шитиков белән әзерләгән идек. «Муса. Моабит» Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алу мәрасимендә 1 Май мәйданында да куелды. Шуннан соң проект онытылып торды. Яшь режиссер Булат Гатауллин спектакльгә яңа сулыш өрде, артистлар командасы да алышынды. Спектакль берничә составта уйналачак», - диде Луиза Шарова.

Кариев театры директоры Муса Җәлил шәхесенә һәрдаим мөрәҗәгать итеп торуларын әйтте. «Шәхсән үземә спектакльдәге җырлар йөрәгемә хуш килде, Җәлил шигырьләренә җырларны тудырганы өчен Миләүшә Хәйруллинага рәхмәтлебез. Муса Җәлилнең әнисе Рәхимә апаның балаларына дип мөнәҗәт рәвешендә язган шигыре күңелгә үтте. Минемчә, шигырь спектакльнең финалында таш йөрәкләрне эретердәй итеп яңгырый», - диде ул.

Театр фойесында Муса Җәлил музееннан экспонатлар, Муса Җәлилнең фотолары урнаштырылган. Муса Җәлил музее мөдире Нәзирә Фәттахова спектакль бик тәэсир иткәне турында сөйләде. «Спектакльдә Муса Җәлил безнең күңелләрдә һаман да яшь булып калды, дип аңлашыла. Режиссер Булат Гатауллин, яшь булуына карамастан, материал белән аңлап эш иткән. Спектакльгә әзерләнгәндә дә музейга килгәннәре булды. Образны ачар өчен, истәлекләр, экспонатларны өйрәнделәр. Декорацияләре дә әйбәт эшләнгән», - диде ул.

«Спектакльне куяр алдыннан ныклап әзерләндек. Муса Җәлил – кем ул? Нинди батырлыклар кылган? Шулар турында фикер алышып, барыбыз да уртак фикергә килдек, спектакльнең нинди форматта буласын күзалладык. Без мескен түгел, ә гади, бөтен дөньяга танылган шагыйрь Муса Җәлилне күрсәтергә теләдек», - диде спектакльдә төп рольне башкарган Искәндәр Низамиев.

  • Спектакльнең иҗат төркеме: куючы режиссеры – Булат Гатауллин, композитор – Миләүшә Хәйруллина, хормейстер – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Зәйнуллина, хореограф – Елена Музеева, ут буенча рәссам – Дмитрий Солопов.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100