Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буа театры Казанда "Дурак уены"н уйнады
"Дуракуены" спектакле “Һөнәр” Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале кысаларында күрсәтелде.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа театры директоры Раил Садриевның залда утырып Буа театры спектаклен каравы - сирәк була торган хәл. Кичә Камал театрының Кече залында “Дуракуены” комедиясен карарга килүчеләр шушы сирәк хәлнең шаһиты булдылар.
Спектакль “Һөнәр” Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале кысаларында күрсәтелде. Режиссеры – Татарстан театрлары белән актив хезмәттәшлек итә башлаган яшь Уфа режиссеры – Зиннур Сөләйманов.
Искәртеп үтәбез, кичә фестиваль кысаларында аның тагын бер эше тәкъдим ителде – Минзәлә театры режиссерның Островский пьесасы буенча куелган “Яшенле яңгыр” драмасын алып килгән иде.
Спектакльләрнең икесе дә – “Дуракуены” да, “Яшенле яңгыр” да – “Россиянең кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында куелган.
“Дуракуены” сатирик комедиясенең авторы – Уфа драматургы Владимир Жеребцов. Режиссер аны гротеск алымнары белән бик кызу темплы итеп куйган. Артистлар җәмгыятьнең күзгә бәрелеп торган кимчелекләрен күпертеп уйнап бирәләр.
Спектакльдәге вакыйгалар бер шәһәрдә бара. Сюжет буенча, кайчандыр бу шәһәрдә үскән, әмма наданлыгы аркасында мәктәптән куылган, хәзер зур эшмәкәр булып киткән бер адәм шәһәр җитәкчелегендәге түрәләр арасында тиле дип табылган бер кешегә зур акчалар вәгъдә итә. Бу акча, геройлар әйтмешли, “гомер буе эшләмичә яшәсәң дә, үлгәч тә калырлык” була. Менә шунда башлана да инде шәһәр җитәкчелеге тирәсендәгеләрнең үзләрен тиле дип күрсәтергә тырышулары. Болар барысы да театр артистлары тарафыннан шактый көлкеле итеп башкарыла.
Спектакльдән соң фикер алышулар булмады.
“Һөнәр” Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале Илгиз Зәйниевнең Нәкый Исәнбәт буенча куелган “Миркәй һәм Айсылу” спектакле белән ябылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз