Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буа театры карантинга кереп халыкара фестивальгә бара алмый калган
Раил Садриев театрның пандемия шартларындагы тормышы турында сөйләде.
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Буа театры артислары авырып китү аркасынңа халыкара фестивальгә бара алмыйча калган. Буа театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев һәм театр артистлары “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә бүгенге шартлардагы театр тормышы һәм гастрольләр турында сөйләделәр.
“Без “Артмиграция” фестиваленә дә бара алмыйча калдык. Билетлар алынган, программа төзелгән, багаж да төялгән иде. Әмма авырып карантинга кердек. Мин җитәкче буларак, коллективны алып чыгып китмәдем. Шулай килеп чыкты”, - диде Раил Садриев.
Ул Буа театрының Казан гастрольләре вакытында артистларның берәрсе авырып киткән очракта аның ролен икенчесе уйнарга әзер торуын әйтте.
“Ковид темасы безнең баштан үтте инде. Безнең спектакльләрдә икенче состав юк. Чөнки артистлар җитми, берничәсе авырып та китте. Ләкин безнең артистларыбыз өчәр рольгә керә ала, кирәк була калса. Дублерсыз рольләрне алыштыра алалар”, - диде Раил Садриев.
“Бөтенебез антитәнчекле инде. Без күп тикшеренүләр үттек”, - дип нәтиҗә ясады ул бу темага.
- Буа театрының Казан гастрольләре 12-20 октябрьдә уза. Спектакльләр биш мәйданчыкта үткәреләчәк. Гастрольләр Тинчурин театрында “Мирсәй Әмир әсәре буенча куелган “Тормыш җыры” спектакле белән ачыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз