news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа һәм Чаллы театрлары «Коляда-Plays - 2018» театр фестивалендә катнашырга мөмкин

Буа театрының “Концлагерьчылар” һәм Чаллы театрының “Зәңгәр томан артында” спектакльләре фестивальнең лонг битенә кертелгән.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның ике театры «Коляда-Plays - 2018» Халыкара заманча драматургия театр фестиваленең беренчел программасына кертелгән. Болар – Буа дәүләт театрының Валерий Шергин пьесасы буенча куелган “Концлагерьчылар” һәм Чаллы татар дәүләт театрының Ангизә Ишбулдина пьесасы буенча куелган “Зәңгәр томан артында” спектакльләре. Әлеге программа фестивальнең рәсми сайтына урнаштырылган.

Оештыручылар исемлектәге спектакльләрне үз программаларына кертергә телиләр, алга таба театрлар белән әлеге спектакльләрен катнаштыруның техник һәм финанс яклары буенча сөйләшүләр алып барачаклар.

«Коляда-Plays 2018» Халыкара заманча драматургия театр фестивале Екатеринбургта 5 -15 ноябрьдә үткәреләчәк. Аның июнь аеннан ноябрьгә күчерелүе июнь аенда Футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрелүгә бәйле. Алга таба да фестиваль кышкы форматка күчереләчәк.

  • Буа һәм Чаллы театрлары бу әсәрләрне рус теленнән тәрҗемәдә куйдылар. “Концлагерьчылар”ның режиссеры – Тимур Кулов. Ул “Кече шәһәр театрлары” проекты кысаларында куелды. “Зәңгәр томан артында” спектаклен Татарстан театр әһелләре берлеге грантына Олег Кинҗәгулов чыгарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100