news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бу үзенчәлекле тормыш рәвеше: Әхмәтов һәм Җәббаров бакчачы көнендә катнашты

Татарстанда бакчачыларга ярдәм итү чараларын көчәйтәчәкләр, дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

Бу үзенчәлекле тормыш рәвеше: Әхмәтов һәм Җәббаров бакчачы көнендә катнашты
Михаил Захаров

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). «Казан» агросәнәгать паркында «Бакчачылар көне» күргәзмәсе ачылды. Бу мәйданчыкта республика бакчачылары бәйрәме икенче тапкыр уздырыла. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы Марат Җәббаров катнашты.

«Мин сезне чын күңелдән бүгенге бәйрәм белән котлыйм. Татарстанда яшәүче миллион кеше бу яшәү рәвешенә тартылган. Бу үзенчәлекле тормыш рәвеше һәм ул, әлбәттә, иң яхшы ярдәмгә лаек. Соңгы өч елда президент программасы һәм үзара салым принцибы буенча башкарылган эшләр Татарстан бакчачылыгының көчле һәм куәтле булачагына ярдәм итәчәк», - диде бәйрәмдә Марат Әхмәтов.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бакчачылар юлларны ремонтлау, территорияләрне төзекләндерү, су үткәрү һәм башка проблемаларны хәл итә, диде Марат Җәббаров. «Бу идеяне гамәлгә куйган Президентыбызга, Марат Готовичка [Марат Әхмәтов - Т-и. иск.] зур рәхмәт. Шундый матур күргәзмә өчен барысына да зур рәхмәт әйтәсе килә. Чынлыкта, мин монда бар да оешкан төстә, матур, төгәл итеп оештырылуына гаҗәпләндем», - дип белдерде ул.

Аннары кунаклар күргәзмә белән танышты, анда республиканың төрле районнары үз продукциясен тәкъдим итте. Моннан тыш, чара кысаларында Татарстанның иң яхшы бакчачылары бүләкләнде.

«Бакчачы көне-2019» күргәзмә-ярминкәсе «Казан» агросәнәгать паркы мәйданчыгында иртәнге сәгать 8дән 14.00 сәгатькә кадәр уза. Шәһәр халкы бакчачылар үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала, төрле конкурсларда һәм мастер-классларда катнаша.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100