news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына Әфганстан татарлары килгән

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына Әфганстан татарлары килгән
Энҗе Габдуллина

Казанда IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Җыенга Әфганстаннан да делегация килгән. 

Кәримулла, Нигъмәтулла, Сәет, Сафи һәм Отаулла исемле бизнесмен татарлар җыен турында Бөтендөнья татар конгрессы аша белгән. Алар тәрҗемәче ярдәмендә аралашалар. Эшмәкәрләр күбесенчә үсемлекчелек юнәлешендә эшли.

«Алар – Әфганстан бизнесменнары, күбесенчә авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшлиләр. Мәсәлән, берсе гранат һәм миндаль экспорты белән шөгыльләнә. Әфганстанда бөтен нәрсә дә яхшы үсә. Анда уңышны елына өч тапкыр җыялар», – дип таныштырды Әфганстан татарларының тәрҗемәчесе.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot