news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе һәм аның урынбасарлары сайланды

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе һәм аның урынбасарлары сайланды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк бинасында IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы үз эшен дәвам итте. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров форум рәисен – Райнур Хәсәновны яңа срокка сайлануы белән котлады һәм алдагы эшендә уңышлар теләде.

Пленар утырыш кысаларында форумның эш органнары билгеләнде. Делегатлар мандат, секретариат, хисап һәм редакция комиссияләренә вәкилләр сайладылар. Шулай ук форумның Совет әгъзалары сайланды. Алар арасында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррир урынбасары Зилә Мөбәрәкшина да бар. Устав нигезендә 50 әгъзадан торган совет Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп бертавыштан Райнур Хәсәновны сайлады.

«Бүгенге көндә Бөтендөнья татар яшьләре комитеты аерым эшләп килә. Райнур Хәсәнов беренче адымнардан ук милли хәрәкәттә, мохиттә, милли гаиләдә тәрбияләнгән егет. Башкортстанның данлыклы Бәләбәй татар гимназиясе, Казандагы татар-төрек лицеенда белем алган. Аның оештыру сәләте бар, татар яшьләрен туплый белә, җаваплылыкны үз җилкәсендә тоя ала. Райнурда зирәклек, оештыру сәләте, дәүләти, милли, дини оешмалар белән эшләү тәҗрибәсе бар. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп Райнур Хәсәнов тәкъдим ителә», – диде Данис Шакиров форумның Совет әгъзаларына.

Ул форумда 35 яшькә кадәр булган татар яшьләре булуын искәртте. «Бу хакта нигезләмәдә дә язылган, 35 яше тулган кеше Совет әгъзасы да, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе була алмый. Активисты була ала. Устав нигезендә, форум рәисе ике елга билгеләнә. Совет әгъзалары, игътибар иткәнсездер, чын мәгънәсендә татар яшьләре, татар дөньясының милли яшьләр хәрәкәтенең киң колачлы икәнлеген раслады», – диде Данис Шакиров.

«Барыгызга да бик зур рәхмәт. Өч урынбасар тәкъдим итәм: Тимерхан Шәйхетдинов, Алинә Сабитова һәм Айдар Шәйхин. Киләсе утырышта эшче төркемнәрне бергә билгеләп чыгарбыз дип уйлыйм», – диде Райнур Хәсәнов.

  • Форумда илебезнең 68 төбәгеннән һәм дөньяның 27 иленнән барлыгы 335 делегат катнашты. Чара азагында Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Аннан соң Татарстанның атказанган артисты Сәидә Мөхәммәтҗанова «Туган тел» җырын башкарды. IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы тәмам дип игълан ителде.
news_right_1
news_right_2
news_bot