news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зилә Мөбәрәкшинага Бөтендөнья татар конгрессы Рәхмәт хатын тапшырдылар

Зилә Мөбәрәкшинага Бөтендөнья татар конгрессы Рәхмәт хатын тапшырдылар
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы пленар утырышында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе баш мөхәррире урынбасары, журналист Зилә Мөбәрәкшинага Рәхмәт хатын тапшырдылар.

«Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрегезне искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләрегез өчен Бөтендөнья татар конгрессы Сезгә зур рәхмәтен белдерә һәм киләчәктә дә уңышларга ирешерсез дип ышана», - диелгән Рәхмәт хатында. Рәхмәт хатына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев кул куйган.

«Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән журналистика өлкәсенә килгәнчегә кадәр үк актив хезмәттәшлек итәм. Чөнки мәктәптә укыган вакытта «Мин татарча сөйләшәм», «Татар дозор» кебек акцияләрдә даими катнашып, командабыз белән җиңүләр яулый идек. Гадәттә, актив кешеләрне күреп алалар, шуңа да мине дә Бөтендөнья татар яшьләре форумының ул вакыттагы рәисе Тәбрис Яруллин күреп, исендә калдырган иде», - диде ул.

Алга таба Зилә Мөбәрәкшина студент елларында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында эшли башлаганда да Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән хезмәттәшлек итүен әйтте. «Хәтерлим, 2018 елда Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы булды. Көне буе яшьләр белән бергә кайнадык, шул вакытта бик күп яшьләр белән танышып, бүгенге көнгәчә алар белән аралашып, язышып торабыз», - диде журналист.

«Кайчан, нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, җавапсыз калдырмыйлар, матбугат очрашулары була калса да, якты йөз белән каршы алалар. Журналистика өлкәсендә сигез ел эшләү дәверендә Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисе, составы берничә тапкыр алышынды. Иң мөһиме - форумның асылы, эчтәлеге саклана. Форумның беренче лидерлары хәзер инде зур шәхесләр, һәм алар шушы эстафетаны яшь лидерларга тапшыра, әле дә киңәшләрен биреп торалар, битараф калмыйлар. Менә шушы эш буыннан-буынга тапшырылсын, дәвам итсен иде дип телим», - диде Зилә Мөбәрәкшина.

Зилә Мөбәрәкшина алга таба да татар яшьләре арасында актив лидерлар булырга тиешлеген әйтте. «Минем өчен яшьләр белән иң оста эшләүче, форумның бөтен эшчәнлеген нәтиҗәле алып баручы буларак Тәбрис Яруллин күңелгә кереп калган. Яшьләр аны белә, аның белән таныш. Хәзерге яшьләр дә лидерлык сыйфатларын югалтмыйча, форум эшчәнлеген югары планкада тота алырлар дип өметләнәм. Форумның эшчәнлеген даими күзәтеп торам, Райнур Хәсәнов һәм аның командасына уңышлар теләп калам, аларга өмет-ышанычым бик зур», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot