news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы әгъзасы: Екатеринбургта татар тормышы гөрли

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы әгъзасы: Екатеринбургта татар тормышы гөрли
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кичә Казандагы «Корстон» үзәгенең Пушкин залында Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышы булды. Утырышта төрле төбәкләрдән килгән Милли шура әгъзалары катнашты. Аның кысаларында 2025 елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2026 елга эш планы кабул ителде. Утырыш эшенә Бөтөндөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев рәислек итте. Екатеринбургтан килгән Милли шура әгъзасы, танылган татар журналисты һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Фәвия Сәфиуллина фикерләре белән уртаклашты.

«Екатеринбургта татар тормышы гөрләп бара. Хәер, бездә генә түгел – ил буйлап, бар дөнья буйлап та! Без башта еллык планнарны җирле утырышларда карап чыгабыз, аннары конгресска җибәрәбез. Бөтен төбәкләрдән килгән планнар белән танышып чыккач, хәйран каласың… Төбәкләрдә шулкадәр матур чаралар үткәрелә, әллә никадәр проектлар гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, «Татар бәлеше» бәйгесе турында ишеткәнем дә юк иде. Без 10 ел рәттән татар ашларына багышланган бәйге үткәрәбез. Татар бәлешенә багышланганы бөтенләй кызык тоела», – дип белдерде ул «Татар-информ»га.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Әңгәмәдәш сөйләвенчә, хәзерге татарлар актив, милли җанлы. «Новосибирск, Кемерово, Питер яки Иваново булсынмы, Казахстан һәм Кыргызстан кебек шактый ерак җирләр булсынмы, татарлар исән һәм бик креатив. Аннары актив татар яшьләребез бар. Алар яңадан-яңа чаралар уйлап табып тора. Мин моңа бик сөенәм. Үзебезнең эшебезне калдырырлык яшьләр бар», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевның 2026 елны бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышлау тәкъдиме хупланды һәм расланды. Киләсе ел Тукай елы дип игълан ителде.

«Габдулла Тукайны искә алмаган ел юк. Ул безнең татар телебезгә һәм әдәбиятыбызга нигез салган шагыйрь. Аны һәркем кечкенәдән белеп үсә. Киләсе елга зур чаралар әзерлибез. Татар теле укытучыларын да җәлеп итәчәкбез. Кызганыч, өйдә һәм гаиләдә балалар туган телне белми, оныта башлады. Бу җәһәттән без балалар коллективлары арасында театр бәйгеләре оештырдык. Аның кысаларында рус балалары да, кызыксынып китеп, татарча спектакльләр куя башлады. Аннары шуңа да игътибар иттем, кечкенә балалар татарча яхшырак сөйләшә, ә яшүсмерләрдә акцент сизелә. Аларны инде телгә өйрәтү авыр», – диде Фәвия Сәфиуллина.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

  • Милли шура утырышыннан соң Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумын ачу тантанасы узды.
news_right_1
news_right_2
news_bot