news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышында 2026 ел Тукай елы дип игълан ителде

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышында 2026 ел Тукай елы дип игълан ителде
Фото: «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

«Корстон» үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышы барышында Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев 2026 елны бөек татар шагыйре – Габдулла Тукайга багышларга тәкъдим итте.

«Тукаебызга – 140 ел. Безнең тәкъдимне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Әлеге ел уңаеннан без башка шәхесләргә дә игътибар итәчәкбез, барлык булган юбилярларны да билгеләп, төрле чаралар уздырачакбыз», – дип ассызыклады ул.

Милли шура әгъзалары әлеге теләккә бертавыштан ризалык белдерде һәм хуплады.

news_right_1
news_right_2
news_bot