news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессы Чиләбе өлкәсенең Бәгәрәк-Тамак мәктәбенә бүләк әзерләгән

Данис Шакировның урынбасары Илгиз Халиков сүзләренчә, йөз еллык мәктәптә татар телен укыту беркайчан да туктамаган.

Бөтендөнья татар конгрессы Чиләбе өлкәсенең Бәгәрәк-Тамак мәктәбенә бүләк әзерләгән
Абдул Фархан

Бөтендөнья татар конгрессы Чиләбе өлкәсенең Бәгәрәк-Тамак мәктәбенең 100 еллык юбилеена бүләккә музыкаль аппаратура әзерләгән.

«30 сентябрьдә Чиләбе өлкәсе Бәгәрәк-Тамак авылы мәктәбенең 100 еллык юбилее узачак. Кунашак районы башлыгы рәислегендәге оештыру комитеты юбилейга ел башыннан әзерләнә. Юбилей уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан бүләккә музыкаль аппаратура әзерләнде. Без аны 30 сентябрьдә тапшырабыз», - диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков матбугат очрашуында.

Илгиз Халиков сүзләренчә, йөз еллык мәктәптә татар телен укыту беркайчан да туктамаган. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән мәктәп татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре белән тәэмин ителә. Бөтендөнья татар конгрессы мәгариф учагының китапханәсен матур әдәбият белән тулыландырып тора.

«Мәктәптә тәҗрибәле укытучылар эшли. Ярты коллективның утыз еллык тәҗрибәсе бар. Бер педагог Россиянең атказанган укытучысы дигән мактаулы исем йөртә. Барысы да татар милләтеннән, татар телен беләләр. Һәр төбәктә дә шундый тарихы булган мәктәп бар дип мактана алмыйбыз. Булганнарын сакларга һәм яшь буынга җиткерергә кирәк», - диде Илгиз Халиков.

Илгиз Халиков авылның мәдәният йортында эшләп килгән «Гөлләр» ансамбле эшчәнлеген дә югары бәяләп телгә алды. Коллективның яхшы күрсәткечләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы дәүләт программасы кысаларында милли киемнәр тектерергә керешкән һәм ел азагына кадәр тапшырырга ниятли.

  • Урал татарлары тарихын өйрәнүгә игътибар арттыру максатында киләсе атна дәвамында татар төбәкчеләренең VII Бөтенроссия (Урал) форумы узачак. Бәгәрәк-Тамак мәктәбе юбилеенда форумга киләсе кунаклар да катнашачак.
Фоторепортаж: Абдул Фархан
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100