news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар төбәкчеләре Урал татарлары тарихын өйрәнүгә игътибар арттыра

Альбер Борһанов фикеренчә, «Татарстан белән Башкортстан татар милләтенең ике канаты булса, Идел буе белән Урал һәм Көнбатыш Себер төбәкләре – ике аягы».

Татар төбәкчеләре Урал татарлары тарихын өйрәнүгә игътибар арттыра
Абдул Фархан

Урал татарлары тарихын өйрәнүгә игътибар арттыру максатында киләсе атна дәвамында татар төбәкчеләренең VII Бөтенроссия (Урал) форумы узачак. Форумның төп чаралары Пермь краенда, Чиләбе һәм Свердловск өлкәләрендә үтәчәк.

26 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр узачак форум белән Бөтендөнья татар конгрессында узган матбугат очрашуында Татарстанның «Татар төбәкчеләре» оешмасы рәисе Альберт Борһанов таныштырды.

«Урал төбәкләре татарлар өчен игътибарга лаеклы урыннар. Татарстан белән Башкортстан татар милләтенең ике канаты булса, Идел буе белән Урал һәм Көнбатыш Себер төбәкләре – ике аягы. Шушы якларга игътибар итсәк, милләтнең киләчәге булачак, чөнки аларның бай тарихы бар һәм бүгенге көндә дә бу җирләрдә татарлар күпләп яши», - диде Альберт Борһанов.

Форум 26-27 сентябрьдә Пермь шәһәрендә башланып китә. Төбәкчеләр җыелу уңаеннан шәһәр администрациясе анда татар мәдәнияте көннәре оештыра. Шулай ук биредә Уралның мәшһүр татар шәхесләренә, татар авылларын өйрәнүгә багышланган фәнни-гамәли конференция, түгәрәк өстәл утырышлары узачак.

Алга таба форум чаралары Свердловск өлкәсендә дәвам итә. Екатеринбург һәм Серов шәһәрләрендә татарлар белән очрашулар, конференцияләр көтелә. «Свердловск өлкәсендә без репрессиягә озатылган татарлар турында сөйләшәчәкбез. Репрессия корбаннары анда тоткынлыкта гына ятмаган, ә заводлар, авыллар, мәктәпләр төзегән, яңа җирдә татар мәдәниятен үстергән», - диде Альберт Борһанов.

Свердловск өлкәсендә эш төгәлләнгәннән соң форум Чиләбе өлкәсенә күченә. Биредә татарлар күпләп яшәгән Мөслим, Бәгәрәк-Тамак авылларына, Троицк һәм Чиләбе шәһәрләренә бару планлаштырыла. Кунаклар килү уңаеннан, Бәгәрәк-Тамак авылында татар мәктәбенең 100 еллыгы билгеләп үтеләчәк.

Альберт Борһанов татар төбәкчеләренең оешу тарихы белән дә таныштырып китте. «2015 елда Бөтендөнья татар конгрессы беренче тапкыр татар төбәкчеләрен берләштереп, махсус оешма төзеде. 2018 елда без аны юридик рәвештә теркәдек. Ул елдан-ел киңәя бара. Хәзер оешманың Россия буенча 103 төркеме бар, шуларның алтмыш дүрте – Татарстанда. Һәр төркем үз районында авыллар тарихын өйрәнүче һәм өйрәнергә теләгән кешеләрне туплый», - диде Альберт Борһанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100