news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда беренче тапкыр Мөхәммәд пәйгамбәрнең ядкярләрен тәкъдим итәчәкләр

Болгарда беренче тапкыр Мөхәммәд пәйгамбәрнең ядкярләрен тәкъдим итәчәкләр
Салават Камалетдинов/архив

Болгарда истәлек тамгасында 20-21 майда «Изге Болгар җыены» кысаларында Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) ядкярләре тәкъдим ителә.

«Әлеге ядкярләрне 20 майдан карарга була. Ул ике көн дәвамында күрсәтеләчәк, аны теләгән һәркем карый ала. Мәдәни программа 9.00 сәгатьтән үк башлана, рәсми ачылыш 11.00 сәгатьтә була. Ядкярләрне тәкъдим итүне Татарстан Республикасы хөкүмәте, ТР Диния Нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы оештыра», - диде «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы уңаеннан журналистлар белән очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев форумга киләчәк иң өлкән һәм иң яшь делегатларны атады.

«Соңгы елларда Казандагы имамнарыбыз да форумнарда катнашырга теләк белдерә. Казандагы дини уку йортлары, мөгаллимнәре белән исәпкә алганда, барлыгы 1200 кеше булачак. Чит төбәкләрдән килгән делегатларыбыз арасында иң өлкәне – Чувашия Диния Нәзарәтенең казые, имам-хатыйб Сәетзадә хәзрәт Гыймаев, аңа 89 яшь. Иң яшь делегатыбыз – Рязань өлкәсеннән Җәгъфәр хәзрәт Борһанов, аңа 18 яшь», - диде ул.

Шәрәфле кунаклар арасында Бөек Ватан сугышы ветераны, Казанның «Хәтер» мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихов та бар, аңа 96 яшь.

«Форум беренче тапкыр 2010 елда халык саны исәбен алу уңаеннан уздырылган иде. Беренче елда 56 төбәктән 700 кеше катнашкан булса, география киңәйде, делегатлар саны да арта барды. Узган ел 1100 дин әһеле катнашында җыенны тантаналы рәвештә үткәрдек. Быел география тагын да киңәйде - Калининградтан алып Камчаткага кадәр. Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан ел саен делегатлар – имамнар, мөфтиләр катнаша. Иң зур делегация – Башкортстаннан, барлыгы 114 кеше була», - диде Марс Тукаев.

21 майда форум делегатлары Спас районы Болгар шәһәрендә «Изге Болгар җыены» тантанасында катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100