news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Шакиров: Татар дөньясы өчен милли тормыш һәм дин төшенчәләре – аерылгысыз

Данис Шакиров: Татар дөньясы өчен милли тормыш һәм дин төшенчәләре – аерылгысыз
Рамил Гали

Бөтендөнья татар конгрессы 2023 елның 19-21 май көннәрендә Казанда «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Форум катнашучылары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелачак. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров татар дөньясы өчен милли тормыш һәм дин төшенчәләре аерылгысыз булуын әйтте.

«Еш кына без динне аерырга теләүчеләрне ишетәбез, ләкин динне милли үзенчәлек, тормыштан башка күз алдына китереп булмый. Ул тулы бер социаль институт. Без дискуссия мәйданчыкларында да, пленар утырышта да бу мәсьәләгә аерым игътибар итәчәкбез. Бер генә мисал китерәм – Курган өлкәсе Эчкен авылында янгын булганнан соң, милләттәшләребезгә ярдәм итәр өчен бөтен татар халкы үз өлешен кертте», - диде ул журналистлар белән очрашуда.

Җыен быел «Россия - Ислам дөньясы» XIV халыкара форумы кысаларында уза. «Шул сәбәпле, җыенда катнашучы делегатларыбыз форумның чараларында оештырылачак күргәзмә эшендә катнашачак. 19 май көнне «Kazan Expo» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә делегатлар «Russia Halal Expo 2023» күргәзмәсе белән танышачак», - диде ул.

20 майда «Kazan Expo» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш узачак. «Делегатлар «Казан» агросәнәгать паркында «Russia Halal Expo 2023» күргәзмәсен карый алачак. Күргәзмәдән соң барлык дин әһелләре Татарстан Фәннәр академиясендә XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының ислам мәгарифенә багышланган пленар утырышында фикер алышачак», - диде ул.

Форумга Россия Федерациясенең 77 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы меңнән артык татар дин әһеле һәм кунак чакырулы. «Иң зур делегация – Башкортстаннан. География киң: Калининградтан башлап Сахалинга кадәр. Җыен - дини һәм милли оешмаларны, аларның әгъзаларын, татар дин әһелләрен бер урынга туплый алырдай бердәнбер мәйдан», - дип билгеләп үтте Данис Шакиров.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе «Изге Болгар җыен»ының быелгы үзенчәлеген дә атады. «Мәдәни программа 9.00 сәгатьтән үк башлана, рәсми ачылыш 11.00 сәгатьтә була. Быел Татарстан Республикасы хөкүмәте, ТР Диния Нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Болгарда истәлек тамгасында Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) якдярләре белән күргәзмә оештырыла», - диде ул.

  • «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы беренче тапкыр 2010 елның сентябрь аенда уздырылды. Шул елдан башлап әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессының даими проекты булып тора.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100