news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар һәм Свияжскига ел дәвамында миллионнан артык турист килгән

Бүген Казан Кремлендә Хәйриячеләр китабының VIII томын тапшыру тантанасы үтте.

Болгар һәм Свияжскига ел дәвамында миллионнан артык турист килгән
Рамиль Гали

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). 2017 елда Болгарда ярты миллионнан артык турист булып киткән, ягъни, 541 мең кеше. Ә Свияжск утрау-шәһәренә үткән ел 491 мең 300 турист килгән. Җиде ел эчендә туристлар саны 20 тапкыр арткан. Әлеге саннар Казан Кремлендә Хәйриячеләр китабының VIII томын тапшыру тантанасында әйтелде.

Искәртеп үтәбез, бүген тантаналы шартларда "Татарстанның мәдәни мирасы: Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре" комплексында катнашучыларга “Хәйриячеләр китабы” һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Казан Кремлендә хәйриячеләрне Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев котлады.

“Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрендә музейлаштыру бик көчле бара. Болгарда – унөч, Свияжскида тугыз музей булачак. Эчтәлеге буенча алар төрле. Спас районында төрле катламнарны күтәрдек. Спас районыннан чыккан Абдулла Алиш музее булачак. Свияжскида Агач археологиясе музее булачак”,- диде Минтимер Шәймиев.

Минтимер Шәймиев Болгар академиясендә укыту процессы барауын искәртеп үтте. Болгарда озакка сузмыйча “Кол Гали” кунакханәсен тапшырырга кирәклеген әйтте. 3 км озынлыктагы яр буеның туристлар өчен уңайлы итеп эшләнүен тасвирлады.

"Татар-информ" Минтимер Шәймиев Хәйриячеләр китабының сигезенче томын хәйриячеләргә тапшырды, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100