news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясенең Попечительләр советы төзеләчәк

Россия Президенты Администрациясе вәкиле Татарстанны дини белем бирү системасын үстерүдә үрнәк төбәк дип атады.

Болгар  ислам академиясенең Попечительләр советы төзеләчәк
tatarstan.ru

(Болгар, 15 июнь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). 2017 елда ачылган Болгар ислам академиясенең Попечительләр советын төзү юнәлешендә эш бара. Бу хакта бүген Россия Президенты Эчке сәясәт буенча идарәсенең Дини оешмалар белән бәйләнешләр департаменты җитәкчесе Евгений Еремин Болгарда хәбәр итте.

Евгений Еремин ислам мәгарифен үстерүдә Татарстанны башка төбәкләргә үрнәк итеп китерде. Хәзерге вакытта ул Болгар ислам академиясенең Попечительләр советын төзү эше барганын әйтте. Аның составына Россия төбәкләре җитәкчеләре һәм дини лидерлары керәчәген әйтте. 

"Без Россиядә ислам дине белемен үстерү өлкәсендә эшлибез һәм алга таба да эшләячәкбез. Безгә төбәкләр белән бергәләп илдә көндәшлеккә сәләтле ислам мәгариф системасын булдырырга кирәк. Лицензиясез укыту оешмалары, аттестацияләнмәгән югары уку йортлары булырга тиеш түгел", - диде Евгений Еремин.

Ул төбәкләрнең дини оешмаларын Россия Ислам белеме буенча советы эшенә әгъза булып кушылырга өндәде. Әлеге совет белән Татарстан мөфтие урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин җитәкчелек итә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100