ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Президент Болгар ислам академиясе территориясендә балалар лагере төзергә кушты

15 июнь 2019, 09:29 , Фото: Рамиль Гали, tatarstan.ru

Президент Болгар ислам академиясе территориясендә балалар лагере төзергә кушты Бүген "Изге Болгар җыены"нда ТР Президенты Россиянең дин әһелләре белән эшлекле очрашу уздырды.

(Болгар, 15 июнь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Татарстан Президентына Болгар ислам академиясенә яшь буынны җәлеп итү өчен биредә балалар лагере ачарга тәкъдим ителде. Бу тәкъдимне хуплап, Рөстәм Миңнеханов киләсе елда ук җәйге лагерь бинасы төзетергә күрсәтмә бирде. Бу хакта бүген "Изге Болгар җыены" уңаеннан Болгар ислам академиясендә Россиянең дин әһелләре белән очрашуда килешенде.

Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе беренче урынбасары Рушан Аббясов сүзләренчә, балалар ислам белеме нигезләрен белеп үсәргә тиеш. Рөстәм Миңнеханов лагерь республика программасы кысаларында төзеләчәген әйтте. "Без Россия төбәкләреннән балаларны кабул итәргә әзер", - диде ТР Президенты.

Ректор Данияр Абдрахманов академиянең балалар белән эшләү тәҗрибәсе туплана башлавын искәртте. Быел Ерак Көнчыгыш Диния нәзарәте үз төбәгеннән балаларны җәйге лагерьга җибәрә. Татарстаннан да балаларны чакыру планы бар. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10