Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Болгар ислам академиясе ректоры: Безнекеләр Ватанга тугрылыкларын эш белән исбат итәләр
Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов сөйләвенчә, әлеге югары уку йорты вәкилләре махсус хәрби операциядәге ватандашларга теләктәшлек күрсәтә, гуманитар конвойлар белән ярдәм итә. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы матбугат конференциясендәге чыгышы вакытында сөйләде.
«Безнекеләр Ватанга тугрылыкларын эш белән исбат итәләр. Болгар ислам академиясе вәкилләре даими рәвештә махсус хәрби операция зонасына бара. Андагы солдатларга һәм офицерларга гына түгел, ә җирле халыкка да гуманитар йөкләр илтеп ярдәм күрсәтәләр. Бигрәк тә мин аларның рухи миссияләрен әйтеп китәр идем. Күп кенә кардәшләребез гаскәр имамнары булып хәрби шартларда хезмәт куя. Хәзрәтләребез рухи яктан яу кырындагы егетләребезгә терәк, иң катлаулы ситуацияләрдә дә аларга ориентир булып торалар. Аерым бер горурлык – академиябезне тәмамлаучылар Россиянең яңа төбәкләрендә җаваплы вазифаларда эшлиләр», – белдерде ректор.
Спикер билгеләп үткәнчә, дин әһелләре яу кырында һәм яңа төбәкләрдә традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалауга һәм халыкка дини хезмәт күрсәтүгә зур өлеш кертәләр. Моңа мисал итеп ул үзләрендә укыган Абдулла Аджимоллаевны китерде. Абдулла хәзрәт Луганск Халык Республикасы мөфтие урынбасары һәм Луганск шәһәрендәге үзәк мәчет имамы итеп билгеләнгән.
«Болгар ислам академиясе коллективы һәм шәхсән үзем быел да бу юнәлештәге гамәлләрне дәвам итәчәкмен», – дип йомгаклады сүзен Хөснетдинов.

Алга таба очрашу журналистларның сорауларына җавап бирү белән дәвам итте. 8 ел буена академия укытучысы булган, дини-гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты Әхмәд Шәех Мостафа Татарстан студентлары турында да сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз