news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгар ислам академиясе чираттагы тапкыр илдәге алдынгы уку йорты дип танылган

Болгар ислам академиясе чираттагы тапкыр илдәге алдынгы уку йорты дип танылган
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

«Болгар ислам академиясенең фәнни-мәгариф һәм халыкара эшчәнлеге: казанышлар һәм перспективалар» дип аталган матбугат конференциясендә әлеге уку йорты җитәкчелеге катнашты. Академиянең мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Рөстәм Гыйльметдинов уку йортының уңышлары һәм яңалыклары белән таныштырып үтте.

«Ислам мәгарифе советы вузлар арасында мониторинг уздыра. Һәм академия чираттагы тапкыр алдынгы булып таныла. Бүгенге көндә илдә барлыгы 12 югары дини уку йорты бар. Безнең өчен бу җиңүләр – горурлык! Ә квалификация күтәрү курсларына килгәндә, бөтен имамнар һәм хәзрәтләр дә безгә укырга килә алмый. Абитурентларга таләпләребез катгый. Даими рәвештә, курсларыбызны яңартып торабыз. Быел яңа ике курсыбыз башлана», – дип сөйләде ул.

Спикер чыгышы барышында, абитурентларның да танылган шәхесләр булуын билгеләп үтте. Быел академиягә белем алырга Красноярск, Пенза һәм Мордовия мөфтиләре килгән, ә Саратов өлкәсенеке укуын тәмамлаган.

«Болгар ислам академиясе – безнең заманның әйтеп бетергесез олы проекты булып тора. Ул Россия һәм Татарстан җитәкчеләренең ярдәмнәрен тоеп эшли. Академиянең зур казанышлары бар. Ләкин фәнни яктан проблемалар да җитәрлек. Укырга килгән шәкертләребезнең еш кына дини гыйлемнәре көчле булуын, әмма фәнни өлкәне бик ныклап белмәүләрен сизәбез. Бу уңайдан Диния нәзарәтләре, ислам университеты белән берлектә эш итәбез. Аңлыйбыз, бакалавр белеменә ия булуга ук кеше яхшы итеп гарәп һәм инглиз телләрен белергә тиеш. Магистрлык һәм фән докторы дәрәҗәләре – фәнни эшчәнлекне күзаллый бит», – диде фәнни эшчәнлек буенча проректор вазифаларын башкаручы Айнур Солтанов.

Агымдагы елда Болгар ислам академиясенең 2030 елга кадәр үсеш стратегиясен дә булдырырга ниятлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot