Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә районы башлыгы вазифалары Фәнис Мөхәммәтовка йөкләнде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы һәм Бөгелмә шәһәре мэры вазифалары закон нормалары нигезендә муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтовка йөкләнде. Әлеге карар Бөгелмә районы Советы һәм Бөгелмә шәһәре Советының берләштерелгән сессиясендә билгеле булды.
Фәнис Мөхәммәтовка 54 яшь. Ике югары белеме бар – М.Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын һәм Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаган.
Район башлыгы урынбасары вазифасында районның торак пунктларын төзекләндерү, крестьян-фермер хуҗалыкларын, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү эше белән җитәкчелек итте.
Элегрәк «Татар-информ» Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров вәкаләтләрен тапшырды, дип хәбәр итте.
Фото: Бөгелмә районының матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз