Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров вәкаләтләрен тапшырды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бөгелмә районы Советы һәм шәһәр Советының берләштерелгән сессиясендә депутатлар Линар Закировның район башлыгы, шәһәр мэры һәм Совет депутаты вазифасыннан отставкага китүен кабул итте.
Депутатлар утырышы Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендә узды.
«Линар Закиров җитәкчелегендәге 11 ел бу территориянең барлыкка килү һәм амбициоз үсеш чоры булды. Төзелгән, ремонтланган һәм файдалануга тапшырылган меңнән артык объектның һәрберсенә район башлыгы һәм аның командасының күңеле салынды», - дип билгеләп үтте ул.
Марат Әхмәтов районның авыл хуҗалыгындагы тамырдан үзгәрешләрне аерым билгеләп үтте. Бөгелмә, 30нчы пунктка күтәрелеп, тулай территориаль продукт күләме буенча җиденче урында тора.
Татарстан Рәисе исеменнән ул район башлыгы командасына 11 еллык намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә актив катнашкан бөгелмәлеләргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде - 100 млн сумлык 150 тоннадан артык гуманитар йөк җыелган һәм алгы сызыкка озатылган.
Линар Закиров командага, депутатлар корпусына, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, шәһәр һәм район үсешенә күңелен һәм көчен биргән һәркемгә рәхмәт белдерде.
«Сездән башка бер генә идея дә тормышка ашмас иде. Сезнең инициативалар һәм туган якка тугрылык нәтиҗәсендә бөгелмәлеләрнең тормышын яхшырткан бик күп мөһим һәм әһәмиятле проектларны бергәләп гамәлгә ашыра алдык», – диде ул.
Карарны шәһәр һәм район депутатлары бертавыштан кабул итте.
Фото: Бөгелмә районы матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз