news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бобслейчы Ильвир Хуҗинның гомерлек дисквалификациясен алдылар

Суд унбер Россия спортчысын быел Кореяга Олимпиадага барудан мәхрүм итү хисабына, гомерлек дисквалификациясен бетерде.

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Бүген Лозаннада Спорт буенча Арбитраж суды 11 Россия спортчысының гомерлек дисквалификациясен Кореяга Олимпиадага бару мөмкинлегенә алмаштырды. Исемлектәге спортчылар быел Олимпиадага бару хокукыннан мәхрүм ителде. Шуннан соң, киләсе Олимпиадалар вакытында кабат спортка кайту мөмкинлеге булачак, дип хәбәр итә  ТАСС агентлыгы.

Бу исемлектә бобслейчы Ильвир Хуҗин да бар. Моңа кадәр спортчы Ильвир Хуҗин Олимпиадада катнашу хокукыннан бөтенләйгә мәхрүм ителде, дип хәбәр иткән идек. Бүген исә дисквалификациянең гомерлек булмавы игълан ителде. Әлеге спортчылар быелгы Олимпиадага гына бармый кала.

Агентлык китергән исемлектә бобслейчылар Александр Зубков, Алексей Воевода, Александр Касьянов, Алексей Пушкарев, Ильвир Хуҗин, чаңгычылар Юлия Иванова, Юлия Чекалева, Анастасия Доценко, хоккеистлар Галина Скиба, Анна Шибанова, Инна Дюбанок.

Әлеге спортчыларның Сочидагы уеннардагы нәтиҗәләре бетерелде. Допингка каршы кагыйдәләрне бозуда гаепләре исбатланды. Шулай итеп алар быелгы Олимпиадага бармый.

Тагын 28 спортчының апелляциясе кабул ителде. Алардан гаеп алынды һәм Сочидагы нәтиҗәләре үз көчендә калды.

"Татар-информ" Эрнест Яхин Олимпия уеннарында катнашачак, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100