ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Быел Сәләт аланы һәм форумнарында 20 мең кеше катнашачак
Быел Биләрдә алты Сәләт Форумы узачак
Төнлә Казанда +3 градус булачак
Даниянең иммиграция министры мөселманнарга Рамазан аенда ял алырга тәкъдим итә
21 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Спорт

Спортчы Ильвир Хуҗин Олимпиадада катнашу хокукыннан бөтенләйгә мәхрүм ителде

20 гыйнвар 2018, 13:38 , Фото: Федерация бобслея России

Спортчы Ильвир Хуҗин Олимпиадада катнашу хокукыннан бөтенләйгә мәхрүм ителде Исемлектә Яшел Үзән шәһәреннән чаңгычы Анастасия Доценко да бар.

(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”). Халыкара Олимпия комитеты 43 Россия спортчысын Олимпия уеннарында катнашу хокукыннан бөтенләйгә мәхрүм итте. Исемлектә Башкортстаннан Ильвир Хуҗин да бар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Спортчыларны допинг контроле уздырмаган, диелә. Допинг контроле үткәргән комиссия Россиянең 43 спортчысын Олимпиадада катнашу хокукыннан мәхрүм итте, аларның Сочи Олимпиадасындагы нәтиҗәләре дә юкка чыгарыла.

Ильвир Хуҗин элегрәк: " Россия спортчыларын исемлектән алып ташлыйлар. Безнең алда - төрле апелляцияләргә бирү һәм безне Олимпиадага кертү мәсьәләсен хәл итүдә ил тарафыннан ярдәм көтү. Бу - җитди эш түгел. Аларның гаеп тагарлык нәрсәләре, гомумән, бернинди сәбәпләре дә юк иде. Бездә ниндидер тозлар, тырналган урыннар бар, дип табылган. Бу карарның нәрсәдән чыгып кабул ителүе билгесез. Без хәтта күпләр сөйләгән “Дюшес” исемлегендә дә юк идек, - дип аңлаткан иде.

Ильвир Илдар улы Хуҗин 1990 елда Нефтекама шәһәрендә туган. Сочидагы Олимпия уеннарында Россия җыелма командасы составында катнашты. 2015 елда дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады. Тренерлары - Р.Ш. Фәизов, В.Р. Шәфыйков.

5 декабрьдә Олимпия комитеты Россия спортчыларына үз байраклары астында чыгыш ясауны тыйды, әмма спортчыларның уеннарда катнашу хокукын юкка чыгармады. Россиянең Олимпия комитеты Олимпиадада катнашырга тиешле 500 спортчы исемлеген тәкъдим иткән иде. Халыкара Олимпия комитеты аны 111 кешегә кыскартты. Хәзер исә исемлек тагын да кыскара.

Бөтенләйгә Олимпия уеннарыннан мәхрүм ителгән спортчыларның тулы исемлеге: Александр Зубков, Дмитрий Труненков, Алексей Негодайло, Александр Касьянов, Алексей Пушкарев, Ильвир Хуҗин, Ольга Стульнева, Алексей Воевода, Людмила Удобкина, Максим Белугин (барысы да бобслей), Александр Третьяков, Сергей Чудинов, Елена Никитина, Ольга Потылицына, Мария Орлова (скелетон), Александр Легков, Евгений Белов, Максим Вылегжанин, Алексей Петухов, Юлия Иванова, Евгения Шаповалова, Юлия Чекалева, Анастасия Доценко, Никита Крюков, Александр Бессмертных, Наталья Матвеева (чаңгы), Ольга Фәткулина, Александр Румянцев, Иван Скобрев, Артем Кузнецов (тимераяк), Екатерина Лебедева, Галина Скиба, Анна Шибанова, Екатерина Смоленцева, Екатерина Пашкевич, Инна Дюбанок, Татьяна Бурина, Анна Щукина (хоккей), Татьяна Иванова, Альберт Демченко (чана), Ольга Вилухина, Яна Романова, Ольга Зайцева (биатлон).
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10