Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Блогерларга реклама турындагы законны укып чыгарга куштылар
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган «Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында «Федераль законның 12 маддәсенә һәм реклама турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында»гы 07.04.2025 №72-ФЗ Федераль закон мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясендә әлеге канунга карата юрист җавапларын да алып булды. Конференция эше барышында сорауларга Россия Юристлары ассоциациясе әгъзасы, җаваплыгы чикләнгән «Смарт Консалтинг» җәмгыяте җитәкчесе Эльвира Сабирова җавап бирде.
«Иң мөһиме нәрсәләр реклама буларак кабул ителә һәм чикләрнең кайда икәнен белергә кирәк. Федераль монополиягә каршы хезмәт сайтында боерыклар исемлеге бар. Анда бу хакта төгәл итеп һәм мисаллар белән аңлатылган. Аеруча блогерларга бу законны өйрәнергә кирәк. Аннан соң һәрбер конкрет ситуациядән чыгып эш ителәчәк. Мондый тәҗрибә булмагач, блогерларга юристлар белән кулга-кул тотынышып эшләргә туры килүе ихтимал», – дип белдерде Эльвира Сабирова һәм блогерларга реклама турындагы законны укып чыгарга кушты.
Агымдагы елның 1 сентябреннән блогерларга Россиядә керү мөмкинлеге чикләнгән, тыелган кайбер социаль челтәрләрдә реклама урнаштыру тыела. Тыелган социаль челтәрләрдә реклама урнаштырган өчен физик затларга — 2500 сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 500 мең сумга кадәр штраф каралган. Моннан тыш, бер мәйданчыкта 10 меңнән артык язылучы аудиториясе булган блогерлар Роскомнадзорга үз эшчәнлекләре турында хәбәр итәргә тиеш. Шулай ук Роскомнадзор хәбәреннән башка реклама урнаштыру һәм донатларга сылтамалар бастыру тыела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз