news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Интернеттагы реклама хакында законга сентябрь башыннан үзгәреш гамәлгә керде

Интернеттагы реклама хакында законга сентябрь башыннан үзгәреш гамәлгә керде
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында «Федераль законның 12 статьясына һәм реклама турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында»гы 07.04.2025 №72-ФЗ Федераль закон мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе булды.

«Реклама турындагы законга кагылышлы чираттагы үзгәреш көн кадагындагы сорау булып тора. Реклама хакындагы закон 2006 елда кабул ителгән иде. Рекламага кайбер чикләүләр кертүче әлеге закон апрель аенда ук кабул ителде, 1 сентябрьдән гамәлгә керде. Аннары июльдә бу законга аңлатмалар да бирелде», – дип белдерде Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ренат Вәлиәхмәтов.

Бу үзгәрешләргә компанияләр ресурсларында реклама урнаштыруны тыю, телефон шалтыратуларын мәҗбүри маркировкалау, рәсми төстә теркәлмәгән блогерлар һәм VPN-сервисларны рекламалау өчен штрафлар керә.

Конференция барышында блогер Алинә Гыймалтдинова да чыгыш ясады.

«Без блогерлар һәр нәрсәгә күнегә, өйрәнә торган халык. Аеруча Татарстан блогерлары тәртиплелек яклы. Әлеге законда блогерлар берләшмәсенә иң катлаулысы – нәрсә эшләргә ярый, ә нәрсә ярамый, дигән сорауга җавап булды. Без бик күп юристларда булдык, алар төрлечә җавап бирде. Конкрет мәгълүмат булмавы безне аптырашта калдырды. Ә мондый конференцияләр безгә чикләрне чамаларга ярдәм итәчәк. Иң мөһиме – хәзер закон һәм кануннарны бозмыйча сыйфатлы контент ясау», – дип ассызыклады ул.



Блогерлар видео, фото яки игъланның нинди очракларда реклама булуы яки булмавына кагылышлы сораулар бирде.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
news_right_1
news_right_2
news_bot