news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Блогер Африка мөселманнары су алу өчен егерме кое казыганын әйтте

Рәсүл Тәвдиряков Африка илләрендә мөселманнарга матди ярдәм иткәнен сөйләде.

Блогер Африка мөселманнары су алу өчен егерме кое казыганын әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Блогер Рәсүл Тәвдиряков Африкада Нигерда яшәүче мөселманнарга, эчә торган су алу өчен, егерме кое казыган, матди ярдәм күрсәткән. "Татар-информ"да матбугат чарасында ул Африкага сәяхәте турында сөйләде.

Бер яхшы коены төзү өчен 1000 доллардан артык акча тотылды, коеның тирәнлеге 40 метрга җитә, диде Рәсүл Тәвдиряков. 

Блогер мохтаҗ булган мөселманнар өчен, матди ярдәмне интернет аша җыя. Ул шулай ук Бирма һәм Бангладеш мөселманнарына ярдәм иткән. “Биредә кешеләр минем сигез балам бар дип әйтә. Ә күпмесе үлде дип сорасаң, сигез, дип җавап кайтарырга мөмкин. Һәр гаиләдә балаларның яртысы диярлек үлеп бара”, - дип сөйләде ул.

Рәсүл Тәвдиряков сүзләренчә, бу илдә азык-төлек өчен яшелчәләр үстерү белән проблема бар. Мәсәлән, кешеләр кишерне Европадан кергән экзотик ризык буларак үстерә, ә күбесенең аны күргәне дә юк.

“Нигер - дөньядагы иң ярлы илләрнең берсе, ә халык шат яши. Анда моңсу, кәефсез йөргән кешене күрмисең. Нигерда җинәятьчелек юк, диярлек. Кеше ачтан үлсә үлә, әмма башка кешене таламый”, - диде ул.

“Кая яшәвең мөһим түгел – теләсә кайсы урында да бәхетле булып була. Без мөселманнар башка мөселманнарга булышып яшәргә тиеш. Бу безнең изге бурычыбыз”, - диде Рәсүл Тәвдиряков.

"Татар-информ" Африкада татар дин галимнәре истәлегенә коелар ачылды, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100