news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биюче Нурбәк Батулла Җәлил премиясенә лаек булган

Җәлил исемендәге премия республиканың сәнгать, фән, эшмәкәрлек өлкәсендәге казанышлары булган талантлы яшьләргә бирелә.

Биюче Нурбәк Батулла Җәлил премиясенә лаек булган
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек булган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганаклары аша билгеле булды.

Җәлил премиясенә башта “Әлиф” командасы куелырга планлаштырылса да, бөтен катнашучыларның да нигезләмә буенча яше туры килмәгән. Шунлыктан премиягә “Әлиф” хореографик спектаклен чыгарган командадан Нурбәк Батулла тәкъдим ителгән.

Нурбәк Батуллага 30 яшь. Ул Кариев театрының баш хореографы.

Җәлил исемендәге премия республиканың сәнгать, фән, эшмәкәрлек өлкәсендәге казанышлары булган талантлы яшьләргә бирелә, нигезләмәдә яшьләр белән эшләүче авторлар өчен искәрмә каралган.

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе ике елга бер мәртәбә дүрт премия тапшырыла. Премия лауреатлары Муса Җәлилнең туган көнендә 15 февральдә игълан ителә.

Нурбәк Батулладан тыш, Җәлил премиясенә язучы, галим Хәнәфи Бәдигый лаек булган дигән мәгълүмат бар

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100