ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Язучы, галим Хәнәфи Бәдигый Муса Җәлил премиясенә лаек булды

8 февраль 2019, 21:18 , Фото: архив/Рамиль Гали

Язучы, галим Хәнәфи Бәдигый Муса Җәлил премиясенә лаек булды Хәнәфи Бәдигый Муса Җәлил премиясенә Татарстан Язучылар берлеге аша тәкъдим ителгән иде.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Язучы, галим Хәнәфи Бәдигый МусаҖәлил исемендәге республика премиясенә лаек булды. Бу мәгълүмат «Татар-информ»га үз чыганаклары аша билгеле булды. Хәнәфи Бәдигый Муса Җәлил премиясенә Татарстан Язучылар берлеге аша тәкъдим ителгән иде.

  • Хәнәфи Бәдигый 1941 елның 13 гыйнварында Арча районы Мөрәле авылында туган. 1982 елда “Муса Җәлил” поэзиясенең тел-стиль үзенчәлеге” темасына кандидатлык диссертациясе яклаган. Казан дәүләт педагогика университетында һәм Казан дәүләт консерваториясендә укыта.

Язучы һәм филология фәннәре кандидаты Хәнәфи Бәдигый үзенең гомере буе Муса Җәлил иҗатын өйрәнүе турында әйтә.

Татарстан язучылар берлегенең икенче кандидатурасы – яшь шагыйрь Булат Ибраһимов иде. Аңа 28 яшь. Бездә булган мәгълүматлар буенча аңа премия бирелмәгән.

  • Җәлил исемендәге премия республиканың сәнгать, фән, эшмәкәрлек өлкәсендәге казанышлары булган талантлы яшьләргә бирелә, нигезләмәдә яшьләр белән эшләүче авторлар өчен искәрмә каралган.
  • Муса Җәлил исемендәге республика премиясе ике елга бер мәртәбә дүрт премия тапшырыла. Һәр премия 200 мең сумны тәшкил итә. Премия лауреатлары Муса Җәлилнең туган көнендә 15 февральдә игълан ителә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10