news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бию мастер-классында Нурбәк Батулла казанлыларны тән сигналларын укырга өйрәтәчәк

«Хәрәкәттә - бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы битмейкер Ислам Вәлиев катнашында 27 июльдә узачак.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). 27 июльдә «Черек күл» паркында «Хәрәкәттә — бәрәкәт» проекты кысаларында чираттагы шөгыль булачак.

«Татарский сансет» бию импровизация джемын заманча композицияләр һәм микслар белән «Әлиф» иҗат берләшмәсе хореографы Нурбәк Батулла һәм музыкант, битмейкер Ислам Вәлиев үткәрәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Мастер-класста катнашучылар гади хәрәкәтләр аша үз тәнендә яшеренгән мәгълүматны укырга өйрәнәчәк. Очрашу урыны — амфитеатр, башлана 19:30 сәгатьтә.

  • «Хәрәкәттә — бәрәкәт» проекты Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган һәм июнь аеннан Казан паркларында һәм скверларында гамәлгә ашырыла. Тәҗрибәле осталар татар телендә хореография һәм спорт дәресләре үткәрәләр.
news_right_1
news_right_2
news_bot