news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты казанлыларга спорт һәм иҗат буенча бушлай дәресләр үткәрә

Бу чәршәмбе, 7 июльдә, 19:00 сәгатьтә, «Ак чәчәкләр» бульварында йога дәресе узачак.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Казан Мэриясе «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектын игълан итә.

Икенче ай инде барлык теләүчеләр өчен Казан паркларында һәм скверларында татар телендә бушлай спорт һәм иҗат дәресләре үтә, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Бу чәршәмбе, 7 июльдә, 19:00 сәгатьтә, «Ак чәчәкләр» бульварында (спорт мәйданчыгы) тренер Ләйсән Бикмуллина һәм Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисткасы Назлыгөл Хәбибуллина белән йога дәресе узачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100