Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Бистә шәле» фестивалендә Сергей Новиков Спас бәйрәмнәре турында сөйләде
Балык Бистәсендә өченче мәртәбә узган «Бистә шәле» хатын-кызлар кәсебенең республикакүләм фестивалендә Алан-Полян авылының «Чулпы» һәм Казаклар Чаллысының «Нур» фольклор ансамбльләре Балык Бистәсе керәшеннәре мәдәниятен күрсәтте. Фольклор иҗат коллективы җитәкчесе Сергей Новиков бу хакта тулырак сөйләде.
«Без әлеге Шәл бәйрәмендә – керәшен мәдәниятен күрсәтәбез, бәйрәмне бизәү, матур һәм күңелле итү йөзеннән катнашабыз. Керәшен мәйданчыгы булдырдык. Биредәге мәйданчыкта август аенда була торган Спас бәйрәмнәрен күрсәттек. Мәйданчык түгәрәк формада ясалды. Беренчесе аның – Бал спасына багышланган, төрледән-төрле умартачылык продуктлары тәкъдим ителде. Аннары сәгать уңае буенча атласак, Алма спасы китә. Ул 19 августта бәйрәм ителә. Быел алма бөтен җиләк-җимеш шикелле яхшы уңыш бирде. Безнең керәшеннәр һәрчак табигатькә якын булуларын күрсәтә киләләр бит. Шуңа күрә дә табигать нигъмәтләре мулдан монда», – диде ул «Татар-информ»га.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Әңгәмәдәш әле алда көтелгән Чикләвек спасына да әзерләнүләрен ассызыклады.
«Шулай ук шушы түгәрәкнең бер өлешендә балдан, җиләк-җимешләрдән пешерелгән ризыклар тәкъдим ителде. Һәм әлбәттә, бодай башаклары – иген, икмәк муллыгын сурәтли. Спасларны – безнең Чикләвек спасы тәмамлый. Ул әле 28 август көнне генә билгеләнә. Ләкин быел чикләвек уңышы да шәп күренә. Менә безнең Бирдебәк мәдәният йортының уңган җитәкчесе Евдокия Толстова вакыт табып, безнең урман чикләвеген җыеп алып килгән. Һәр ел саен чикләвек бик уңмый, ә әле бик яхшы җитешкән», – ди ул.
Төп мәйданда «Чулпы», «Нур» ансамбльләре Семык бәйрәме күренешен күрсәттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз