news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсендә өченче тапкыр «Бистә шәле» фестивале үтте

Балык Бистәсендә өченче тапкыр «Бистә шәле» фестивале үтте
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген Балык Бистәсе районында өченче мәртәбә республикакүләм «Бистә шәле» фестивале үтте. Быел биредә Оренбург өлкәсеннән катнашучылар да булды. Бәйрәмне тантаналы төстә Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов ачты.

«Бистә шәле» хатын-кызлар кәсебе фестиваленең төп максаты – гореф-гадәтләрне саклау, барлау һәм киләчәк буыннарга тапшыру. Горурланып әйтә алам, «Бистә шәле» фестивале бу юнәлештә бер зур адым булып тора. Бүгенге бәйрәмгә республикабызның 15 районыннан 300дән артык кунак килгән», — диде муниципалитет җитәкчесе.

Шулай ук Ислямов фестивальнең никадәр әһәмиятле булуын ассызыклады һәм теләкләрен ирештерде.

«Елдан-ел фестиваль таныла, дуслык җепләре ныгый бара. Сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Һәркайсыгызга исәнлек-саулык, тынычлык телим. Бик зур рәхмәт», — ди ул.

Фестиваль барышында төрле бәйгеләр оештырылды. Шәл бәйләүчеләр ярышка чыкты. Аннары шәлләрдән дефиле дә күрсәтелде. Ярминкә, күргәзмәләр эшләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot