Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Безнең ишегалды» программасы буенча аерым җиһазларны Татарстанда җитештерәчәкләр
«Бүген кризис шартларында Татарстан җитештерүчеләре үзләренең җиһазларын тәкъдим итә. Барысына да җавап бирәчәкбез һәм сертификацияләрен сораячакбыз», — дип белдерде ТР Президенты ярдәмчесе.
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Безнең ишегалды» программасы буенча күп фатирлы йорт ишегалларына яңа җиһазларны Татарстанда җитештерәчәкләр. Сүз эскәмияләр, чүп чиләкләре, яктырту баганаларына фонарьлар турында бара. Бу хакта ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова әйтте.
«Эскәмия, чүп савытлары, фонарьларга Татарстан җитештерүчеләренә заказ бирәчәкбез», — диде.
Балалар мәйданчыкларына килгәндә, Наталия Фишман уен җиһазлары сертификацияләнгән булырга тиешлеген әйтте. Бүген куркынычсызлык стандартларына Россиянең санаулы компанияләре генә җавап бирә.
«Бүген кризис шартларында Татарстан җитештерүчеләре үзләренең җиһазларын тәкъдим итә. Барысына да җавап бирәчәкбез һәм сертификацияләрен сораячакбыз», — дип белдерде ТР Президенты ярдәмчесе.
Наталия Фишман, шулай ук, балалар мәйданчыкларында резин өслеккә караганда, ком-гравий катнашмасы яхшырак булуы турында сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз