Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Наталия Фишман балалар мәйданчыкларында ни өчен резин өслек түшәлмәячәген аңлатты
Татарстан Президенты ярдәмчесе резин өслекнең зыянлы якларын күрсәтте.
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Безнең ишегалды» республика программасы буенча балалар мәйданчыкларында ни өчен резин өслек түшәлмәячәге аңлатылды. Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман социаль челтәрдә туры эфир барышында шул хакта сорауга җавап бирде.
«Әйе, мин аңлыйм, резин өслек һәр анага уңайлырактыр, баласы егылса да, пычранмый. Ләкин аның тискәре яклары да бар. Беренчедән, эсседә кызганда, резина зыянлы. Икенчедән, ул бик тиз юкара, ә аның астында бетон. Резин өслекне яңартып тору кыйбатка төшәчәк. Яңарткан очракта да, кешеләр үз акчасына гына яңарта алачак», — диде Фишман.
Аның сүзләренчә, бетон катламга резин өслек 1-2 сантиметр гына җәелә, аны калынрак ясау өчен бик кыйбатка төшә. «Бер биш елдан ул резин өслек таушалып бетәчәк һәм балалар бетонга егылачак, ә бу бик куркыныч. Резин өслек акрын эшләүче минага тиң. Имгәнү очракларына юл куеп булмый», — диде.
Наталия Фишман әйтүенчә, җирнең дренажын бетереп бетонлау экологик яктан да зыянлы. «Шул сәбәпле, ком-гравий катнашмасын эшләячәкбез. Аннары соңрак халык бераз акча җыйса, чиста ком белән яңартырга да мөмкин. Мин аңлыйм, халык риза булмаска да мөмкин, ләкин резин өслек ул мәйданчык ачылган вакытта гына әйбәт. Без озак елларга җитәрлек итеп эшлибез», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз