Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүмат үзәге директоры журналистлар җаваплылыгын искәртте
Казандагы «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» Халыкара бизнес-форумда җитәкчеләр, мәртәбәле кунаклар һәм белгечләр катнаша. Форум 8-9 октябрь көннәрендә үткәрелә. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Мәскәү шәһәрендәге мәгълүмат үзәге директоры Владимир Кузнецов та «Россия – Һиндстан: медиамохиттә стратегик партнерлык нигезләре» панель сессиясендә катнашучыларга мөрәҗәгать юллаган.
«Форум кунакчыл Казанда уза. Берләшкәни Милләтләр Оешмасын Татарстан Республикасы белән күпьеллык уңышлы партнерлык бәйләнешләре бәйли. Агымдагы ел БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан – Тынычлык һәм ышаныч елы, дип игълан ителде. Журналистларда һәм барлык медиакиңлек вәкилләрендә хәзерге дөньяның нинди хәлдә булуы өчен аерым җаваплылык ята», – дип ассызыклаган Кузнецов.

Шулай ук ул медиасессиядә катнашучыларга бөтен дөнья кешеләре алдында торган глобаль проблемаларны хәл итүдә уңышларга ирешүләрен дә теләде.

Форум барлыгы 1500гә якын катнашучыны берләштерә.
- «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» Халыкара бизнес-форумының максатлары – Татарстан Республикасы һәм Һиндстан эшлекле элемтәләрне ныгытуга юнәлтелгән. Хезмәттәшлек һәм үзара файдалы проектларны гамәлгә ашыру өчен яңа офыклар ача. Игътибар үзәгендә – Россия регионнары һәм Һиндстан штатлары арасында стратегик партнерлык төзү.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз