news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Сәлимгәрәев «TIME: Россия - Һиндстан» бизнес форумында чыгыш ясады

Айдар Сәлимгәрәев «TIME: Россия - Һиндстан» бизнес форумында чыгыш ясады
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Казанда узучы «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» Халыкара форумы — Россия һәм Һиндстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү өчен яңа үсеш ноктасы булачак. Бу хакта бүген «Россия – Һиндстан: медиамохиттә стратегик партнерлык нигезләре» панель дискуссиясендә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев ассызыклады.

«Татарстан — Россия Федерациясенең иң алдынгы төбәкләренең берсе. Бездә нефть, куәтле сәнәгать, авыл хуҗалыгы, йөк машиналары, самолетлар, суднолар җитештерү, химия сәнәгате бар. Республика илдә цифрлы трансформация буенча алда бара, инвестицион климат һәм төзелеш күләме буенча икенче урында тора», — дип белдерде ул.

Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, Татарстан ике зур елга — Идел һәм Кама кушылган урында урнашкан. Республика Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында үзенчәлекле күпер булып хезмәт итә, ул меңьеллык тарихы булган җир. Биредә татарлар, руслар һәм башка халыклар, 175 милләт вәкилләре яши. Монда православие һәм ислам дине вәкиле үзара дуслыкта һәм тату итеп яши.

«Ышанам, форум безнең эшлекле мөнәсәбәтләр өчен яңа үсеш ноктасы, ысулы булачак», — дип билгеләде җитәкче.

  • Советлар Союзы чорыннан ук Россия һәм Һиндстан эшлекле партнерлар булган, ә Һинд киносы — мәдәниятнең аерылгысыз өлеше дә.
news_right_1
news_right_2
news_bot