news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бердәм Россия» Татарстанда муниципаль сайлауларга 6,5 мең кандидат тәкъдим иткән

Республикада муниципаль хакимият органнарына 7,7 мең депутат сайлаячаклар.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). «Бердәм Россия» Татарстанда 13 сентябрьдә узачак муниципаль сайлауларга 6,5 мең кандидат тәкъдим иткән. Бу хакта матбугат конференциясендә «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов әйтте.

«Гомуми санга килгәндә, бу юлы да тәкъдим ителгән кандидатлар саны биш ел элеккеге кебек. Нәтиҗәләрен күрербез, — диде парламентарий. — 7,7 меңнән артык кандидат сайланачак, без „Бердәм Россия“дән 6,5 мең кандидат тәкъдим иттек. Хәзер безнең бурыч — хезмәттәшләргә депутатлар корпусы ягыннан ярдәм итү».

Юрий Камалтынов сентябрь сайлаулары нәтиҗәләреннән соң муниципаль советларда «Бердәм Россия» вәкиллеге артык үзгәрмәячәк, дип ышана.


Алдарак «Татар-информ» Татарстанның «Бердәм Россия» партиясе Covid-19 пандемиясе белән көрәшү өчен якынча 2 миллион сум җыюын язган иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot