news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан «Бердәм Россия» партиясе пандемия белән көрәш өчен 2 млн сум акча җыйды

Акча медицина хезмәткәрләренә, аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә тотылды.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның «Бердәм Россия» партиясе Covid-19 пандемиясе белән көрәштә ярдәм итү өчен 2 млн сумга якын акча җыйды. Бу суммага медицина хезмәткәрләре өчен индивидуаль саклану чаралары һәм күп балалы гаиләләрдәге балаларны дистанцион укыту өчен гаджетлар сатып алынды. Бу хакта матбугат конференциясендә парламентның «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов хәбәр итте. 

«Исәпне махсус алып бармадык, чөнки бу ирекле эш. Без фракциянең барлык әгъзаларына мөрәҗәгать иттек. Һәм барысының да акча күчерүенә минем шигем юк. Башта акча партия башкарма комитеты счетына, аннары хәйрия фондларына күчерелде», — дип сөйләде депутат.

Камалтынов март аенда «Рәхмәт, доктор» хәйрия акциясе башлануын искәртте, аның кысаларында депутатлар бер көнлек хезмәт хакларын «Созидание» хәйрия фондына күчергән. Бу акча коронавирус инфекциясеннән авыручыларны дәвалау белән шөгыльләнүче медицина хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтүгә тотылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100