news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр су коенганда балаларга игътибарлы булырга өнди

“Өлкәннәр тарафыннан тиешле күзәтчелек булмау аркасында, республика сулыкларында балалар гомер өзелә”, - ди Юрий Венедиктов.

Белгечләр су коенганда балаларга игътибарлы булырга өнди
Рамиль Гали

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Быелгы җәй су коену өчен уңай түгел, шуңа балаларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Бу хактагы фикерләрен бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов җиткерде.

“Татарстан сулыкларында өлкәннәрнең батып үлү күренеше кимесә дә, балалар һәлакәте аерым үзенчәлеккә ия”, - диде Венедиктов.

  • Ел башыннан республика сулыкларында 31 кеше, шул исәптән 4 бала батып үлгән.

“Майның ике көнендә – 30, 31 май көннәрендә, Зәй, Буа, Әлмәт районнарында ике яшүсмер батып үлде, икесе коткарылды. Июль аенда Азнакай, Актаныш районнарында шулай ук ике бала су корбаны булды”, - диде Баш дәүләт инспекторы.

Юрий Венедиктов сүзләренчә, балалар фаҗигасенең сәбәбе – өлкәннәр тарафыннан тиешле контроль-күзәтчелек булмауда.

“Республикада быелгы җәйдә һава торышы салкынча тора. Су тиешле күләмдә җылынып бетмәгән, яңгырлар һәм көчле җил хакимлек итә. Бу шартлар су коену өчен уңай саналмый. Шуңа күрә балаларга аеруча да игътибарлырак булу кирәк”, - диде ТР кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100