ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Хәвеф-хәтәр

Татарстанда суга батып үлүчеләр саны кимегән

24 июль 2019, 11:00 , Фото: Рамиль Гали

Татарстанда суга батып үлүчеләр саны кимегән “Батып үлүнең төп сәбәбе - җиһазландырылмаган урыннарда су коену", - диде Юрий Венедиктов.

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Агымдагы елның җиде аенда Татарстан сулыкларында 31 кешенең гомере өзелгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, һәлак булучылар саны 27 кешегә кимегән. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сөйләде.

“Оператив мәгълүматларга караганда, ел башыннан бүгенге көнгәчә, Татарстан сулыкларында 42 һәлакәт очрагы килеп чыккан.  Нәтиҗәдә, 31 кеше үлгән. Шуның 4се балалар. 33 кеше, шул исәптән ике бала коткарылган”, - диде Венедиктов.

Инспектор сүзләренчә, бу – узган елгы санның яртысын тәшкил итә.

“Батып үлүнең төп сәбәбе - җиһазландырылмаган урыннарда су коену. Мондый шартларда су керергә яратучы 16 кешенең гомере фаҗигале өзелгән. Бу – сулыкларда үлгән барлык кешенең яртысы дигән сүз”, - диде ТР кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10