Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгечләр чәчүлеккә орлык сайлау өчен киңәшләр бирде
“Орлык төргәгендә җитештерүче турындагы мәгълүматлар булырга тиеш”, - диде Ленар Фәттерахманов.
(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе белгечләре орлык сайлаганда аның төргәгенә һәм андагы язуларга игътибар итәргә куша. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.
“Орлык салынган төргәктә җитештерүче оешманың тулы исеме һәм адресы, культураның исеме, сорты, партия номеры, орлыкның саны һәм массасы, орлыкның төргәкләнү датасы күрсәтелергә тиеш”, - диде ТР Россельхознадзор идарәсе башлыгы урынбасары Ленар Фәттерахманов.
Ленар Фәттерахманов шулай ук орлык турындагы мәгълүматны сыйфат документыннан да карап белергә булганлыгын искәртте.
“Орлык турындагы барлык мәгълүматлар таныклык яки сатуга рөхсәт кәзазендә языла. Ул сатучыда булырга тиеш һәм аны сорарга онытмагыз”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз