ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Россельхознадзор быел орлыкны документсыз сатуның 500 очрагын теркәгән

14 май 2019, 11:52 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Россельхознадзор быел орлыкны документсыз сатуның 500 очрагын теркәгән “Әлеге тәртип бозу нәтиҗәсендә барлыгы 20 мең сумнан артык штраф салынды”, - диде Альберт Кадыйров.

(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе вәкилләре орлык һәм утырту материалларын документсыз сатуда 500 очрак ачыклаган. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“Бүген идарәгә орлыкны чәчеп тә тишелеп чыкмау яки тиешле культура урынына башка чүп үләне үсү кебек зарлар килә тора. Шуңа күрә идарә белгечләре республиканың орлык сату нокталарына даими рейдлар үткәрергә мәҗбүр”, - диде Россельхознадзор идарәсенең фитосанитар күзәтчелек буенча бүлек җитәкчесе Альберт Кадыйров.

Бүлек башлыгы сүзләренчә, бүгенгә орлыкны документсыз сатуның 500ләп очрагы теркәлгән.

“Тәртип бозучыларга карата административ чаралар күрелде. Бу - 20 мең сумнан артык суммада салынган штраф”, - диде Кадыйров.

  • Әлеге төр тәртип бозу өчен РФ Административ тәртип бозулар кодексының 10.12 маддәсе буенча җавап бирү каралган. Аның нигезендә, физик затларга – 300-500 сум, юридик затларга – 5-10 мең сум , вазифаи затларга 500 мең сумга кадәр штраф салына.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10