Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгеч соңгы тәүлектә Covid-19 белән иң күп авыручылар теркәлгән районнарны атады
Иң күп авыручылар Казанда ачыкланган.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казанның сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе белән иң күп авыручылар теркәлгән районнарны атады. Бу турыда ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Узган тәүлектә Казанда 64, Чаллы шәһәрендә, Буа, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында өчәр, Әлмәт һәм Бөгелмәдә икешәр, Балтач, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында берәр яңа очрак теркәлгән», — диде ул.
Алданрак Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең 83 яңа очрагы ачыкланганын хәбәр иткән идек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз