news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч балага карата буллинг булганда, әти-әниләргә нәрсә эшләргә ярамаганын әйтте

Һава Шәйдуллина буллингка юлыкмас өчен, иң элек гаиләдәге проблемаларны хәл итәргә киңәш итте.

Гаилә психологы Һава Шәйдуллина мәктәптә, я башка урында балага карата буллинг булганда, ата-аналарга ниләр эшләргә ярамаганлыгын сөйләде.

«Беренчедән, буллинг ясаган балага агрессия күрсәтергә ярамый. Рәнҗетелгән баланың әти-әниләре буллинг ясаган баланы орышып кайтканнарын ишеткәнем бар. Икенчедән, мәктәпкә барып, гауга чыгарырга да кирәкми. Бу очракта хәл катлауланырга гына мөмкин», - диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруында.

Рамил Гали

Фото: Рамил Гали

Һава Шәйдуллина сүзләренчә, гаиләдәге мөнәсәбәтләр баланың җәмгыятьтә үз-үзен тотышына зур йогынты ясый.

«Гомумән, баланың җәмгыятьтәге үз-үзен тотышы – гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең чагылышы ул. Шуңа күрә әти-әниләргә үз өсләрендә эшләргә, гаиләдәге проблемаларны чишәргә, баланы психологка йөртергә кирәк. Дәвалау программасы кирәк икән, аңа кимсетелгән баланы гына түгел, ә агрессия күрсәткән баланы да алып килергә кирәк», - диде психолог.

Элегрәк белгеч психологик яктан сау-сәламәт бала тәрбияләүнең төп кагыйдәсен атаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100