Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
БДИ вакытында өч укучыны сәламәтлеге буенча имтихан пунктына кертмәгәннәр
Алар имтиханны резерв көннәрдә тапшырган.
(Казан, 6 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда БДИ уздыру көннәрендә өч чыгарылыш сыйныф укучысын һәм 60 хезмәткәрне сәламәтлеге буенча имтихан үткәрү пунктларына кертмәгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
«Быел эпидемиологик вәзгыятькә бәйле имтиханнар моңарчы күрмәгән шартларда узды. Имтихан тапшыру пунктларына һәркем медицина хезмәткәрләре тикшерүе аша гына үтте. Йогышлы авыру билгесе булганнар бинага кертелмәде. Алар имтиханны резерв көннәрдә тапшырды», — дип сөйләде мәгариф һәм фән министры.
Табиб бәяләмәсе буенча, имтихан вакытында 59 катнашучының хәле начараю сәбәпле, өйләренә озатылган. Әлеге чыгарылыш укучылары да имтиханнарны резерв көннәрендә тапшырганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз